(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Актаныш районының Түке авылы уртасында мини-стадион төзелә. БРайонның подрядчы оешмалары якын арада спорт мәйданчыгын файдалануга тапшырырга ниятли. 250 меңгә якын үзара салым акчасы шушы максатларга тотыла. Бу турыда Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гади генә авылда шәһәрнекеннән ким булмаган спорт үзәге булдыру идеясен халык үзе үк тәкъдим иткән. Үзара салым акчаларының бер өлешен әлеге төзелешкә салырга ризалык та биргән алар.
Төп төзелеш эшләре исә Республикадан алынган былтыргы грант акчаларына башкарыла. Аның күләме — 1 500 000 сум.
«Берничә социаль объектны колачлаган күпфункцияле үзәкнең артында моңа кадәр буш урын иде. Агач-куаклар үсеп утырган урынны без шул рәвешле файдаланырга исәпләдек. Халык мини –стадион идеясен хуплап чыкты. Стадионның бер өлешенә тренажерлар куелачак. Бу максатка 150 мең сум үзара салым акчасына спорт инвентарьлары сатып алынган, алар мәйданчыкның әзер булуын гына көтә», — ди җирлек башлыгы Рамил Нуртдинов.
Әлбәттә, бөтен эшне дә акча түләп кенә башкарып чыгу мөмкин түгел. Шуңа күрә дә түкелеләр мини-стадионны өмә җыеп койма белән әйләндереп алырга исәпли.