(Казан, 4 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле Татарстанда ябык биналарда урнашкан кинотеатрларны һәм кальян тарту бүлмәләрен ачарга рөхсәт ителми. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Бүгенге көндә барлык күңел ачу объектлары да әлегә ябык. Кальян тарту бүлмәләренә карата кертелгән чикләүләр дә гамәлдә. Хәзерге вакытта ябык биналарда – сәүдә үзәкләрендә урнашкан кинотеатрлар һәм кинотеатрлар үзләре дә ябык», - дип искәртте спикер. Авдонина билгеләп үткәнчә, ябык биналарда банкетлар үткәрү дә тыела. 50 кешедән артмаган коллектив булып җыелу өчен ачык терраса сайларга кирәк. «Татар-информ» агентлыгы Татарстан Хөкүмәтенең 3 августтан ачык һавада концертлар һәм массакүләм чаралар үткәрергә рөхсәт итүе хакында язып чыккан иде инде.