(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Екатеринбургның «Урал таулары» татар яшьләре оешмасы коронавирус пандемиясе белән бәйле озак тәнәфестән соң ачык һавада сөйләм буенча татар теле дәресләре уздыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Чарада сөйләм татар теле дәресләренең уңышлы тәҗрибәсе кулланыла. Биредә сүзләрне һәм әйтемнәрне истә калдыру, танылган татар җырларын белү һәм башка шундый уен-биремнәр булачак. Чара җомга, 7 август көнне, 19: 00 сәгатьтә ВЛКСМның 50 еллыгы исемендәге паркта узачак. Теләге булган һәркем килә ала. Үзең белән термоста чәй һәм тәм-томнар алып килергә була.