(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Яндекс.Транспорт системасыннан Түбән Камада трамвайлар хәрәкәтен күзәтеп булачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. Кирәкле трамвайның кай тирәдә икәнен һәм аның күпме вакыттан киләчәген белү җиңелләште. Системада барлык трамвайлар да махсус билгеләр белән күрсәтелгән. Картада транспортның кайда икәнен реаль вакыт режимында карарга, ә тукталыш билгесенә басып, аның күпме минуттан соң килүен күрергә мөмкин. Мәгълүмат һәр 30 секунд саен яңартыла.