(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан республика баш табиблары яңа ашыгыч ярдәм машиналары ачкычын алды. Хәзер пациентларга ярдәм тагын да тизрәк күрсәтеләчәк. Рөстәм Миңнеханов яңа коронавирус инфекциясе белән көрәшү шартларында эшләүче барлык медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. «Иң мөһиме - вакытында ярдәм күрсәтү, ә ярдәм күрсәтү өчен заманча санитар автомобильләр кирәк. Ике ел эчендә 291 автомобиль булачак, аларны без республика бюджеты хисабына сатып алдык. Өстәвенә, без федераль ярдәм алабыз: 29 машина алдык, тагын 17 автомобиль алачакбыз. Бу барысы да кичектергесез ярдәм күрсәтүгә әзер булу турында сөйли», - диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. Ул бүләк ителгән 54 яңа машинаның татарстанлылар файдасына эшләячәгенә ышаныч белдерде. Барлык автомобильләр дә үзебезнең илдә җитештерелгән заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган. Алар фельдшер бригадалары көчләре белән ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, пациентларның торышын мониторинглау транспортировкалау һәм госпитальгә кадәрге этапта интенсив терапия үткәрү өчен билгеләнгән.