(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың рәсми фан-аккаунты Tatler журналы өчен төшерелгән видеодан бэкстейдж фрагментын бастырып чыгарды. Журнал тышлыгында Заһитова тренер Этери Тутберидзеның башка укучылары: Александра Трусова, Анна Щербакова һәм Алена Косторная белән. Видео Instagram социаль челтәрендә урнаштырылган. «Юка боз өстендә: Этери Тутберидзе фигуралы шуу осталарының күтәрелеше һәм җиңелүе» - номерның төп мәкаләсе әнә шулай дип атала.