(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте көннәре кысаларында онлайн-концерт «Россия — минем тарихым» парк мәйданчыгында оештырылачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Санкт-Петербург шәһәренең «Россия - минем тарихым» музей-күргәзмә үзәге генераль директоры Олег Черняга белән очрашты. Очрашуда шулай ук Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәрен оештыру һәм уздыру буенча оештыру комитеты әгъзалары катнашты. Утырыш барышында онлайн-концерт оештыру, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсенең танылган артистлары һәм иҗат коллективларының чыгышларын музей-күргәзмә комплексы мәйданчыгында төшерү, шулай ук Тарихи парк атриумыннан онлайн-трансляция үткәрү һәм күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашу баышында алга таба хезмәттәшлек турында килешенде һәм уртак проектларны оештыру буенча эш планы билгеләнде.