(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). 17 июльгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 1 млн 408,3 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 47,3 процентын тәшкил итә. Бүген шул турыда Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов әйтте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. «Ике атна эчендә файдалануга тапшыру динамикасы 59,2 мең квадрат метр тәшкил итте», - диде докладчы. Аерым алганда, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестицион программасы буенча гомуми мәйданы 57,4 мең квадрат метр булган 1001 фатирлы 22 йорт төзелгән. Бу планның 21 процентын тәшкил итә. Узган ике атна эчендә төзүчеләр Саба районында биш шәхси йорт җиткерде. Калган 108 объектның 75е әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 14е – уртача, 19ы түбән дәрәҗәсендә тора. Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 2020 елда Татарстанда 1 млн 317,2 мең квадрат метр мәйданлы 177 күп фатирлы йорт төзү планлаштырыла. «Нигездә, бу - иске кагыйдәләр буенча төзелә торган инвестиция тораклары, алар өлешчеләр акчасына, турыдан-туры төзүчеләр җәлеп итеп башкарыла», - дип аңлатты ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы. Хәзерге вакытта 494,5 мең квадрат метр мәйданлы 69 күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган, ягъни планның 37,5 проценты. Тагын 70 бина әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 33е – урта һәм бишесе түбән дәрәҗәсендә тора. Моннан тыш, республикада бер ел эчендә 1 млн 388,2 мең квадрат метр мәйданлы 10 мең 680 шәхси йорт төзергә җыеналар. Әлегә 856,4 мең квадрат метр мәйданлы 6 мең 588 йорт файдалануга тапшырылган, бу планның 61,7 проценты. Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда 6 мең яшь гаилә социаль ипотека программасы буенча торак ала алачагын хәбәр иткән иде.