(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). «Рубин» белән «Ростов» арасында 15 июльдә узарга тиешле Россия Премьер-Лигасының 29нчы туры матчы икенче көнгә (16 июль) күчерелгән һәм «Ак Барс Арена»да 18:00 сәгатьтә башланачак.
Матчларның тыгыз расписаниесе һәм (VAR) видеоярдәм күрсәтү системасы белән бәйле рәвештә, шундый карар кабул ителде. Россия Премьер-Лигасы шулай ук клублар белән килештерде һәм 29нчы турның тагын бер матчын бер көнгә күчерде: Мәскәүдә «Локомотив» белән ЦСКА да 16 июльдә уйнаячак.