(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин «Бердәм Россия»дән Казан шәһәр Думасы депутатлыгына кандидатлар исемлеген җитәкләде. Карар партиянең җирле бүлекчәсенең XXXIII конференциясендә кабул ителде.
Илсур Метшиннан тыш, «Бердәм Россия» партиясеннән кандидатлар исемлегенә медицина, мәгариф, мәдәният, бизнес, сәнәгать предприятиеләре вәкилләре керде.
Моннан тыш, кандидатлар арасында Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, пенсионер Алексей Селивановский һәм башкалар бар.
Үз чыгышында Татарстан башкаласы мэры кандидатларга уңышлы көрәш һәм алдагы сайлауларда җиңүләрен теләде. Утырышта шулай ук сайлау алды программасы проекты расланды.
Конференциядә «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, КДМУ ректоры һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Алексей Созинов, «Бердәм Россия» партиясе әгъзалары һәм тарафдарлары катнашты.
Татарстанда сайлаулар 13 сентябрьдә узачак. Республикада ТР Президентын һәм җирле совет депутатларын сайлаячаклар.