(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда яшәүче ир-ат тыелган урында су коенганда батып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Ир-атның мәете Васильево бистәсендәге Сумка елгасы ярыннан 10 метр ераклыкта табылган. Бу хакта бүген 13:25 сәгатьтә экстрен хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына полиция хезмәткәре хәбәр иткән. Һәлак булган 50 яшьлек ир-атның әйберләре яр буенда табыла. Ир-атның гәүдәсен ярга алып чыгалар һәм хокук сакчыларына тапшыралар. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Бу урын су коену өчен җиһазландырылмаган ял урыны булмаган, ә янәшәсендә «Су коену тыела» дигән билге куелган.