(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Казанда сигезенче каттан егылып, кыз бала һәлак була. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Бүген иртән Казанның Идел буе районындагы күпкатлы йортларның берсе тәрәзәләре астында 4 яшьлек кыз баланың үле гәүдәсе табылган. Якынча фараз буенча, алдагы көнне әти-әнисе кызны йокларга яткырган, үзләре дә йоклап киткән. Кыз, уянып, тәрәзә төбенә менгән, ачык тәрәзәнең москит челтәренә таянган. Конструкция авырлыкка түзмәгән һәм кыз бала сигезенче каттан егылып төшкән. Саксызлык аркасында үлемгә китерү турында эш кузгатылган.