(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Әлки районында үзмәшгуль Олеся Мошкова һәр клиентка үз стилен булдырырга ярдәм итә. Бу хакта «Алькеевские вести» яза. Олеся Мошкова тумышы белән Тольяттидан. 2007 елда ул маникюр остасы, ә алты елдан парикмахер буларак та эшли башлаган. Әлки районына кыз дүрт ел элек кияүгә чыккач күчеп килгән. Ул 2017 елда үз бизнесын ачкан. Аңа кадәр матурлык салонында эшләгән һәм бу өлкәдә тәҗрибә туплаган Хәзер Олеся үзмәшгуль буларак теркәлгән.