(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Россия футбол премьер лигасының 26нчы турында «Рубин»ның «Оренбург»ка каршы үз кырында уза торган уенда старт составы билгеле булды. Матчта команданың вице-капитаны Филипп Артемович катнашмаячак. Хорватия сакчысы хәтта запаста да юк.
Уен кырында оборона үзәгенә беренче минуттан ук Пабло Сантос — Карл Старфельт чыгачак. Ярымсаклау үзәгендә Игорь Коновалов (кырга капитан бәйләвече белән чыга) һәм Оливер Абильдгор уйнаячак. Кырыйларда Александр Зуев һәм Илья Самошников (сакта), Хвича Кварацхелия һәм Зурико Давиташвили (ярымсаклау линиясе һөҗүмендә) уйнаячак. Үзәк һөҗүмче позициясендә ярымсакчы Дарко Йевтич, һөҗүмдә Иван Игнатьев була.