(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин Калмыкия халкын республиканың 100 еллык юбилее белән котлады. Тиешле телеграмма Кремль сайтында урнаштырылган.
Путин билгеләп үткәнчә, узган елларда Калмыкиядә бик күп сәнәгать, авыл хуҗалыгы, транспорт объектлары төзелгән, яңа мәктәпләр һәм югары уку йортлары ачылган, фән һәм сәламәтлек саклау өлкәсе актив үсеш ала. «Калмыкия халкының ата-бабаларының васыятьләрен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итүе, туган җиребез хакына нәтиҗәле эшләүләре, милли мәсьәләләрне хәл итүгә саллы өлеш кертүләре мөһим», — дип искәртте Президент үзенең котлавында һәм аларга киләчәктә дә уңышлар теләде.
1920 елның 5 июлендә РСФСР составында калмык хезмәт ияләренең Автоном өлкәсе оештырыла. Республика көне буларак бу дата узган елдан бирле билгеләп үтелә башлады.