(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). «Оренбург» футбол клубы табибларга ярдәм өчен рәхмәт белдерде, шул уңайдан команда бүген Казан «Рубин»ына каршы кунак уенында катнаша алачак.
«Оренбург» футбол клубы коллективы чын күңелдән Оренбургның 1нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе табибларына, хастаханәнең баш табибы Александр Григорьевка, Оренбургның Балалар шәһәр клиник хастаханәсе табибларына һәм баш табиб Наталья Трикоменаска командабызга һәрьяклап тәүлек буена ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерә. Россия премьер-лигасы «Табибларга рәхмәт» акциясе химаясендә матчлар уздыра. Безнең команда өчен бу акция хәзер аеруча актуаль. Зур хезмәтегез өчен олы рәхмәт сезгә! Сез — безнең геройлар!» Бу хакта «Оренбург» футбол клубы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Бүген, 5 июльдә «Ак Барс Арена» стадионында Россия футбол премьер лигасының «Рубин» - «Оренбург» 26нчы туры матчы узачак. Матч 18: 30 сәгатьтә башлана.
Әлеге командалар арасында беренче әйләнеш уены 2019 елның 15 сентябрендә Оренбургта узды һәм хуҗалар файдасына 2:1 исәбе белән тәмамланды.