(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). «Рубин»ның элеккеге капитаны, ә хәзер «Зенит»ның баш тренеры Сергей Семак бүген бабай булды. Бу хакта Семакның хатыны Анна хәбәр итте. «Минем аккаунт тарихындагы иң кыска пост — берничә минут элек без ирем белән әби һәм бабай булдык! Иртәгә гаҗәеп вакыйганың ничек булганын, нинди исем бирүне һәм сезнең нинди киңәшләрегез чынлыкта ярдәм иткәнлеген сөйләрмен. Ярдәмегез һәм котлауларыгыз өчен рәхмәт! Аллаһга шөкер, барысы өчен дә!» — дип язган Анна Семак Instagram челтәрендәге битендә.
Бала әнисе — Сергей Семак хатыны Аннаның беренче никахыннан туган кызы 20 яшьлек Майя Семак.