(Казан, 5 июль, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстан трассасында бәрелешкән чит ил машинасы металл өеменә әверелеп калган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Билгеле булганча, авария кичә кич Әлмәттән ерак түгел Кәләй һәм Нагорный авыллары арасында булган.
«Хендэ Солярис» һәм «Дэу Нексия» юл бүлешә алмаган. Бәрелүдән «Хендэ»ның алгы өлеше бөтенләй җимерелгән, ә «Дэу Нексия » кюветка очып төшеп түбәсенә капланган.
Бәхеткә, авариядә һәлак булучылар юк.
Һәлакәт урыныннан фотоларны социаль челтәрләргә шаһитлар куйган.