(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Быел Казан халыкара мөселман киносы фестивале техник режимда узачак һәм ул тамашачы өчен ябык булачак. Бу хакта фестивальнең матбугат үзәге хәбәр итә.
Башта традицион форматта уздыру каралса да, кинофестивальне гамәлгә куючылар һәм оештыручылар короновирус инфекциясе таралу куркынычын булдырмау максатларыннан аны ябык форматта уздырырга булганнар.
Фестивальнең барлык эчке эшләре регламент буенча башкарыла. Жюри әгъзалары фильмнарны караганнан соң утырышлар дистанцион форматта уза. Җиңүчеләр сентябрь башында игълан ителә. Исемлек кинофестивальнең рәсми сайтына урнаштырыла.
2020 елда Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында офлайн чаралар каралмаган.
«Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова кинофестивальнед ябык форматта узуына борчылу белдерә. «Без быел башлаган эшебезне ахырына кадәр җиткерәчәкбез», — дип вәгъдә итә ул.