(Лаеш районы, 3 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). «Татарстанда кыр көне» күргәзмәсендә республика Президенты Рөстәм Миңнехановка «Агрополия» проектын тәкъдим иттеләр. Ул агросәнәгатьнең төп мәсьәләләрен хәл итүгә кагыла. Хәзерге вакытта проектны сынап карыйлар.
«Без дүрт бурычны үти торган проект эшләдек. Беренчесе — аналитика. Без оператив мәгълүмат ала алабыз. Сату блогы бар — теләге булган фермер, авыл хуҗалыгы җитештерүчесе продукциясен урнаштыра ала. Киләсе блок — эшкә урнаштыру. Өч айда якынча мең кеше кооперативларга эшкә урнаштырылган. Һәм мәгариф блогы, ул коммерция блогы», — дип сөйләде Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге генераль директоры Нияз Хәлиуллин.
Ул авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең 1С һәм Глонасс системаларыннан килә торган аналитикасын үз эченә алган шәхси кабинетын да күрсәтте.
Презентация вакытында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән проектның эшкә урнашу блогы турында сөйләшергә тәкъдим итте.
Система Республика мәгълүмат-хисап үзәге базасында эшләнгән. Якын арада ул бөтен республика буенча кертеләчәк.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан игенчеләре өчен YouTube видеохостингында «Агрополия» махсуслаштырылган укыту каналы эшли башлады. Ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә агросәнәгать комплексы өчен яңа цифрлы карарлар һәм аларны гамәли куллану инструменты буенча актуаль мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.