(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Татарстанның бер генә фильмы Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп конкурсына керә алган. Бүген оештыру комитеты кинофестиваль программасын игълан итте. Конкурс программасына кергән бердәнбер Татарстан фильмын Әмир Галиәскаров төшергән. «Волчий яр» фильмы рус телендә төшерелгән, фильмны рәсми татар исеме юк. Фильм кыска метражлы фильмнар номинациясендә катнаша. Милли конкурс номинациясенә ун Татарстан фильмы кертелгән. Программада Илшат Рәхимбайның «Әпипә», Салават Юзеевның «Бер фоторәсем тарихы», Сергей Киатровның «Ревизские сказки. Архивное дело», Солтан Сөнгатуллинның «Танцуй в углу» фильмнары бар. Кинофестивальнең оештыру комитеты гаризаларны 2020 елның 1 июненә кадәр кабул итте. Нәтиҗәдә 63 илдән 629 фильм кабул ителде. Кино белгече Сергей Анашкин җитәкчелегендәге сайлап алу комитеты 52 фильмнан торган исемлек төзегән. Сергей Анашкин сүзләренә караганда, XVI Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасын төзү өчен кайбер инновацияләр кулланылган. Әйтик, тулы метражлы чит ил фильмнары Россия өчен премьера булачак — моңарчы Россиядә күрсәтелмәгән фильмнарга өстенлек бирелгән. Программа белән XVI Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең рәсми сайтында танышырга мөмкин.