(Лаеш районы, 3 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында уза торган «Кыр көне» күргәзмәсендә фермерларның аларның форель хуҗалыгына балыкка чакыруын кабул итте. «Балык тотарга чакырабыз. Бездә табигать матур», — дип мөрәҗәгать итте Лениногорск районыннан крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Руслан Ефремов. Ул Миңнехановка форель үстерү буенча гаилә фермасы эшчәнлеге турында сөйләде. Ә Татарстан Президенты җитештерелә торган балыкның күләме белән кызыксынды. «100 тонна да үстерә алабыз, бүгенге көнгә — 12 тонна», — диде крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы. «Җитештерү күләмен үстерегез. Сез молодец. Ә балык тотарга киләм», — диде Рөстәм Миңнеханов.