(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Иртәгә Камал театрының 114нче сезоны ябыла. Үткән сезон нәтиҗәләре хакында туры эфирда Камал театрының баш режиссеры, РФ һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев һәм М.Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе иясе Илфир Якупов чыгыш ясаячак. Бу турыда театрның инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителә.
Театр тарихында беренче мәртәбә җитәкчеләр икесе бергә туры эфирга чыгып, тамашачыларның сорауларына җавап бирәчәк. Эфир 18.00 сәгатьтә башлана.
Иртәгә труппаның виртуаль җыелышы, театр буйлап онлайн-экскурсия, онлайн-лекция оештырыла.
Көн азагында сайтта kamalteatr.ru «Диләфрүз-Remake» спектакле трансляциясе була. Туры эфирлар театрның социаль челтәрләрендә була.