Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Пандемия сәбәпле АКШта калган татарстанлылар Казанга кайта

(Казан, 21 май, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Коронавирус пандемиясе башлану сәбәпле, АКШ территориясендә калган татарстанлылар якын арада туган якларына кайтачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә АКШта калырга мәҗбүр булган төркем вәкиле Зөлфия Максутова хәбәр итте.

«Рейс турында мәгълүматны безгә Татарстанның АКШтагы сәүдә-икътисад вәкиле Роберт Галиуллин җиткерде — өйгә кайтуны көтүчеләр чатына салды», — диде Максутова.

Россия гражданнары өчен кайту рейсы Нью-Йорктан Мәскәү аша Уфага 23 май көнгә планлаштырылган, очу вакыты - 19.20дә. Рейска эләгү өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирергә кирәк.

Юллар ябылу сәбәпле «янган» билет белән калучылар өчен, билет Россия авиакомпаниясенеке булган очракта, очыш бушлай булачак. Башка очракларда акча түләү таләп ителә.

«Роберт Галиуллин хәбәр иткәнчә, Татарстанлыларны Уфадан Казанга алып кайту планлаштырыла, анда без обсервация үтәргә тиеш булабыз», — дип аңлатты Максутова.

АКШ территориясендә татарстанлылар калуы турында Зөлфия Максутова 3 май көнне соцчелтәрдәге шәхси битендә хәбәр иткән иде. «Татарстан безнең арттан зәңгәр вертолет җибәрмәс микән дип өметләнәбез», — дип язган иде ул. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus