Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Балаларга 10 мең сум түләү турында гаризаны күп функцияле үзәкләр кабул итә башлады

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Татарстанның күп функцияле үзәкләре өч яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балаларга 10 мең сум күләмендә акча түләү өчен гаризалар кабул итә башлады. Бу хакта Татарстанның күп функцияле үзәк матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акча алу өчен күп функцияле үзәккә паспорт, баланың туу турындагы таныклыгы, гариза бирүче һәм баланың СНИЛСы белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моннан тыш, банк счеты номерын да күрсәтергә кирәк булачак.

«Гаризада банк счетының мәгълүматларын нәкъ менә гариза бирүче күрсәтергә тиеш. Түләү башка зат хисабына башкарыла алмый. Шунысы да мөһим - электрон почта адресын күрсәтергә киңәш ителә. Ул гаризаны караганда яки әлеге хезмәт күрсәтүдән баш тарту турындагы карар юлламасын җибәрү өчен кирәк булырга мөмкин», — диде Татарстанның күп функцияле үзәк баш методологы Руслан Нигъмәтуллин.

Гаиләдә ике яки аннан да күбрәк бала булса, бер гариза тутыру җитә, дип өстәде ул. Гаризаны учреждениенең рәсми сайтында «Документ формалары һәм үрнәкләре» бүлегеннән алып, алдан тутырырга була.

Хезмәт Пенсия фондына яки РФ Дәүләт хезмәтләре порталы аша түләүне рәсмиләштергәндәге вакыттагыча күрсәтеләчәк. Аерым алганда, гариза биш эш көне эчендә карала, ә акчаларны күчерүгә өч эш көне бирелә.

Акча алу өчен, яшәү урынына бәйсез рәвештә, Татарстанның күп функцияле үзәгенең 59 офисыннан теләсә кайсына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Кабул итүгә 8(843)222-06-20 телефоны буенча дәүләт хезмәтләренең республика порталы һәм call-үзәк аша язылырга мөмкин.

Бер тапкыр бирелә торган түләүне 1 октябрьгә кадәр рәсмиләштерергә мөмкин. Ул 1 июньнән башкарыла. Бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум күләмендәге акча быелның 11 маеннан 30 июненә кадәр өч яшьтән алып 16 яшькә кадәр булган Россия Федерациясе гражданлыгы булган барлык балаларга тиеш.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus