(Чирмешән, 12 май, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). «БИО АГРО» җәмгыяте быел да, үзләре эшләгән авыл җирлекләрендәге Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә Бөек Җиңү көне уңаеннан бүләк ясады. Барлыгы 152 кеше күчтәнәч алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Җәмгыять Чирмешән, Иске Үтәмеш, Туймәт, Яңа Кади, Мордва Афонькәсе, Бәркәтә, Түбән Кармалка, Лашман, Шешминка авыл җирлекләренең чәчүлек җирләреннән файдалана.
Инвестор Иске Үтәмеш авыл җирлегендә генә дә 20 кешегә бүләк ясаган. Җирлектә бер сугыш ветераны һәм 19 тыл хезмәтчәне исәпләнә. Туймәттә андыйлар азрак — 9 тыл хезмәтчәне, ә сугыш ветераннары юк.
Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән һәр ветеранга икешәр пакет әзерләгәннәр, берсендә — азык-төлек, икенчесендә — кирәк-яраклар.