(Казан, 12 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәттә кафе хуҗасы тикшерү белән килгән полицейскийларга һөҗүм иткән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлеге матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Төнге рейд вакытында полицейскийлар База урамындагы бер кафеның эшләвен дәвам итүен ачыклаган — биредә эчемлек эчеп, кальян тартып утырганнар.
Хуҗа бинаны ябарга дигән таләпкә агрессив җавап биргән, тәртип сакчыларын мыскыл итә һәм каршылык күрсәтә башлаган.
Ир-атка карата «Полиция хезмәткәренең законлы боерыгына буйсынмау» маддәсе буенча административ беркетмә төзелгән. Аны биш тәүлеккә кулга алалар. Моннан тыш, кафе хуҗасы үз-үзен изоляцияләү режимы вакытында эшләгән өчен 40 мең сум штраф түләячәк.
Шулай ук кафега килгән биш кеше хулиганлык өчен тоткарланган. Аларны алга таба тикшерү өчен полиция бүлегенә китергәннәр.
Кафеның барлык килүчеләренә һәм дүрт хезмәткәренә «Гадәттән тыш хәл вакытында яки аның барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү» маддәсе буенча административ хокук бозуда беркетмәләр төзелгән.