(Казан, 12 май, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстанда шәһәр һәм торак пункт урамнарында мобиль полиция һәм Росгвардия төркемнәре патрульлек итә, алар битлек режимын үтәүне контрольдә тота. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.
«Полиция һәм Росгвардиянең мобиль төркемнәре эшне урамнарда һәм җәмәгать урыннарында оештыра. Муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары һәм республика башкарма хакимияте органнарының 12 территориаль бүлекчәсе хезмәткәрләре, моңа кадәр аларга беркетмәләргә кул кую хокукы беркетелгән иде, сәүдә пунктларының, хезмәт күрсәтү өлкәсе предприятиеләренең эшен тәэмин итә», — дип сөйләде Песошин.
Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә транспорт предприятиеләре эшен контрольдә тота.
Песошин Юстиция министрлыгы эшләгән белешмәлек турында сөйләде. Анда «ТРда яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында»гы карарның төп нигезләмәләре аңлатыла. Анда шулай ук битлек режимын бозган өчен җаваплылык турында әйтелә. Белешмәлек муниципалитетларга җибәрелгән инде, хакимиятләр мәгълүматны эш бирүчеләргә җиткерергә тиеш.
Татарстан Премьер-министры билгеләп үткәнчә, республика хакимияте алдында битлек режимын үтәүне тәэмин итү бурычы тора. Бу таләп кешеләргә эшләү мөмкинлеге булсын өчен үтәлергә тиеш.