(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Covid-19 инфекциясе белән вазгыять илдә җәен тулысынча нормальләшергә мөмкин. Бүгенге брифинг барышында вице-премьер Татьяна Голикова шундый фикер белдерде.
Ул мондый фараз кешеләрнең коронавирус буенча барлык саклык чараларын үтәгәндә тормышка ашырылырга мөмкин, дип искәртте.
«Әлбәттә, боларның барысы да үтәлсә, без җәй көне тормышыбыз җайга салыныр һәм бер-беребез белән ешрак элемтәгә керербез дип өметләнәбез», - дип китерә RT Голикова сүзләрен.
Аның сүзләренә караганда, Covid-19 кеше өчен аз таныш авыру булганга, вакыйгалар барышын тулысынча фаразлап булмый.