Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда, башка төбәкләргә караганда, иң арзан азык-төлек төрләре билгеле

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда, Идел буе федерал округының башка төбәкләре белән чагыштырганда, арзанрак булган туклану продуктлары билгеле. Аларны ТР Министрлар Кабинетында онлайн брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров атады.

Татарстан сыер мае, (бер кг — 481 сум), каймак (бер кг — 161,3 сум), 2,5-3,2 процент майлылыктагы сөт (бер кг — 45,9 сум), сыр (464,3 сум) бәяләре буенча округтагы башка төбәкләр арасында беренче урында тора.

Сыер ите (кг — 326,8 сум), тавык ите (128 сум), карабодай ярмасы (59,7 сум), башлы суган (33,7 сум) бәяләре буенча республика икенче урында. Шикәр комы буенча (31,8 сум) — өченче, тавык йомыркасы бәяләре буенча Татарстан дүртенче урынны биләп тора.

«Алтынчы урында — арыш, арыш-бодай ипиләре. Бәяләр кисәк күтәрелмәсен өчен, республиканың икмәк пешерү предприятиеләренә 1 кг социаль икмәккә субсидия каралган, ләкин ул өч сумнан артык түгел. Беренче кварталда бу акчалар предприятиеләргә җиткерелә башлады», — диде Марат Җәббаров.

Туклану продуктларының минималь җыелмасы буенча Татарстан Идел буе округында дүртенче урында — быел мартта ул 3546, 6 сум тәшкил иткән.

Министр, шулай ук, сәүдә челтәрләрендә Татарстан җитештерүчеләре товарларының күләмен һәм ассортиментын арттыру юнәлешендә эш үткәрелгәнен әйтте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus