Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

ТР Президенты мәктәп укучыларын һәм студентларны төп спорт резервы дип атады

(Казан, 21 февраль , «Татар-информ»). Гадәти мәктәп укучылары һәм студентлар Татарстанның төп спорт резервын тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында әйтте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмә Тольяттида узды һәм округ территориясендә массакүләм, балалар-яшүсмерләр спортын һәм физик культураны үстерү мәсьәләләренә багышланган иде. Аны Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров үткәрде.

«Гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары һәм студентлар-безнең төп спорт резервы. Укуның төп урынында спорт белән шөгыльләнү өчен иң уңайлы шартлар һәм мөмкинлекләр тудырылуы бик мөһим», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов, «Татарстан Республикасында спорт резервын әзерләү системасын үстерү турында»гы доклад белән чыгыш ясаганда.

Ул мәктәп һәм студентлар спорт лигалары булдыруны яшь буынны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүнең популяр һәм нәтиҗәле формасы дип бәяләде. Татарстанда студентлар лигалары спортның җиде төре буенча эшли, узган ел республикада мәктәп волейбол лигасы оештырылды.

«Без бу юнәлештә зур потенциалны күрәбез һәм спорт төрләре исемлеген киңәйтәчәкбез», - диде ул.

Моннан тыш, Татарстан Президенты спорт залларын модернизацияләү кирәклегенә игътибар итте, өстәвенә, авылда гына да түгел. Республикада авылларда һәм кече шәһәрләрдә урнашкан мәктәпләрнең спорт заллары ремонтланачак.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов спорт резервын әзерләү өчен тренерлар корпусының әһәмиятен билгеләп үтте - төбәктә 3 мең белгеч шөгыльләнә, спорт мәктәпләренең яшь хезмәткәрләре өчен 20 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча билгеләнгән. Тармак өчен квалификацияле профессиональ кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирелә. Шулай ук ярышларда катнашу өчен чыгым нормалары һәм әйдәп баручы спортчыларга стипендияләр күләме дә арттырылды.

Киңәшмәдә шулай ук Татарстанның 2016-2019 елларда ГТО комплексының билгеләре саны буенча Идел буе округы төбәкләре арасына керүе турында мәгълүмат яңгырады. 2019 елда республика округ буенча шундый билгеләрнең иң күбесен алды - 52 мең 741.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus