Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Быелгы «Манзара» тантанасында Раил Нургалиев Муса Галләмов белән көрәшәчәк

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Дүртенче тапкыр үтәчәк тантанада «Манзара-2018» премиясе иясе Раил Нургалиев һәм «Манзара-2019» җиңүчесе Муса Галләмов аерым приз фонды өчен көч сынашачак. Җиңүче 150 мең, ә җиңелүче 100 мең сум алачак.

Батырлар икесе дә көрәш буенча Россия чемпионнары. «Манзара» спорт-музыкаль премиясен тапшыру быел 18 гыйнварда Казанның Цирк аренасында үтәчәк.

«Көрәшче буларак минем зур хыялым бар — көрәшче егетләребезне таныту. Аларны кечкенә малайларның кумирларына әйләндерү һәм шуның аркылы үзебезнең спорт комплексларыбызга яшь буынны җәлеп итү», — дип билгеләде «Манзара»ның максатын ТР спорт министры беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.

Быел аренада Татарстан районнарының Сабан туе батырлары гына түгел, ә төрле ярышларда зур җиңүләр яулаган батырлар да, көрәшергә теләүчеләр дә катнаша алачак.

Шулай ук иганәчеләр тәкъдиме белән 100 мең сумны тәшкил иткән приз фонды өчен Риназ Кәлимуллин һәм Булат Мусин көрәше дә көтелә.

«Манзара» башта коммерция проекты буларак барлыкка килде, артистлар гына чыгыш ясый иде. Батырларны вакыт үтү белән халык оныта башлый. Менә шушы максаттан бүгенге спорт-музыкаль премиясе туды», — дип сөйләде «Манзара» премиясе директоры Айдар Шәймәрданов.

«Соңгы елларда төрле кагыйдәләр белән эшләп карадык. Һәрбер ятканга да кисәтүләр ясадык. Бу ярышны үзебезнең 2013 елда Халыкара көрәш федерациясе, Россия һәм Татарстан көрәш федерацияләре белән расланган кагыйдәләр белән үткәрәчәкбез. Татарча көрәшнең асылы да шунда бит — көрәшче көндәшен келәмнән аерып алып, күтәреп аркасына салырга тиеш», — диде хөкемдар Фәрит Шәйхетдинов.

«Манзара» премиясе кысаларында быел беренче тапкыр сумо көрәше дә оештырылачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus