(Зәй, 26 декабрь, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Николай Шамионов). Бүген Зәйдә уку алдынгылары өчен район башлыгының «Чыршы бәйрәме» үтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Энергетик» Мәдәният сараенда оештырылган бәйрәмгә уку алдынгыларыннан тыш, фән олимпиадаларында Зәй данын яклап җиңүчеләр, спортта яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләр, мәктәп, шәһәр, район тормышында актив катнашучы 500 укучы чакырылды. Аларны башкалабыз Казаннан килгән һәм Зәй иҗат коллективлары тылсымлы әкият дөньясына сәяхәт кылдырды.
Район башлыгы тантанада катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итте.
«Сез- Зәйнең киләчәге, безнең эшне, әти-әниләрегез башлангычларын сез дәвам итәчәксез. Без сезгә зур өметләр баглыйбыз. Бик күпләрегез агымдагы елда фәндә, иҗатта, спортта яхшы үрләр яулады. Киләсе елда да сезнең уңышларга сөенербез дип уйлыйм», — диде ул.
Бәйрәмдә ел дәвамында үзләрен төрле юнәлештә күрсәткән укучыларга «Безнең өмет» район башлыгы грантлары тапшырылды. Быел әлеге грантны 30 бала алды. Ул 3 номинациядә — «Алтын куллы осталар», «Фәндә беренче адымнар» һәм «Талант һәм иҗат» номинацияләрендә бирелде. Бәйрәмдә катнашкан һәр бала өенә Кыш бабай алып килгән тәмле бүләк белән кайтып китте.