Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

5 елда Татарстанның азык-төлек комплексы 140 млрд сумга инвестицияләнгән

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Биш ел эчендә республиканың агросәнәгать комплексына һәм азык-төлек сәнәгатенә 140 млрд сум тотылган. Бу хакта Татарстанның Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә республика Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте.

Киңәшмә Татарстанның барлык районнары белән дә видеоконференция режимында узды. Киңәшмәне республика Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марат Җәббаров әйтүенчә, соңгы биш елда республиканың авыл хуҗалыгына һәм азык-төлек сәнәгатенә кертелгән инвестицияләр 140 млрд сум булган. Шул исәптән авыл хуҗалыгы 96 млрд сумга, ә эшкәртү сәнәгате 44 млрд сумга инвестицияләнгән. «Безнең өчен инвестицияләр — технологик базаны модернизацияләү, җитештерү фондларын яңарту, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру», — диде авыл хуҗалыгы министры.

Аның сүзләренчә, күп кенә инвестицияләр компанияләр һәм предприятиеләрнең мөһим югары технологияле проектларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. Сөт комплекслары — 11,4 млрд сум, «Чаллы-Бройлер» — 3,5 млрд сум, «АПК Камский» — 3 млрд сум, Казан сөт комбинаты — 4,7 млрд сум, «Агросила» элеваторы — 1,5 млрд сум, «Майский» Теплица комбинаты — 2,5 млрд сум, «Айджиэс Агро» һәм «Феникс» — 1,1 млрд сум, «Продпрограмма „АПК“ ит комбинаты» — 0,7 млрд сум, «Биосфера-Фиш» — 0,4 млрд сум.

Әлеге акчалар республиканың авыл хуҗалыгы үсешенең тотрыклы темпларын сакларга ярдәм итте, диде министр.

Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, республика буенча авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе күләме 242 млрд сум дәрәҗәсендә булыр дип көтелә, 2018 ел белән чагыштырганда җитештерү индексы-103,6%

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus