Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Марат Җәббаров: Киләсе елларда сөт җитештерү тармагы үсеш ноктасы булачак

(Казан, 21декабрь, «Татар-информ»). Киләсе елларда республикада сөт җитештерү тармагы үсеш ноктасы булачак. Бу хакта Татарстанның Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә республика Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте.

Киңәшмә Татарстанның барлык районнары белән дә видеоконференция режимында узды. Киңәшмәне республика Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Республиканың агросәнәгать комплексларын инвестицияләү турында сөйләгәндә Марат Җәббаров бүгенге көндә сөт терлекчелеге тармагы зур модернизация кичерә, хуҗалыкларда яңа югары технологияле терлекчелек комплекслары төзелә, дип белдерде. Министр сүзләренчә, бу тармак «алдагы елларда да үсеш ноктасы булачак».

Министрлык мәгълүматлары буенча, республикада соңгы биш елда 30 мең баш сыерга исәпләнгән 28 заманча сөт комплекслары эшли башлаган. «Инвестицияләр мал башын, генетик потенциалны арттыру һәм бер сырдан савылган сөт күләмен 44 процентка күтәрү мөмкинлеген бирде. Һәм бу сөт җитештерүдән кергән акчаны елына 25 миллиардка кадәр җиткерергә ярдәм итте», — диде министр.

Киләсе ике елда 17 мең сыерга исәпләнгән 24 яңа сөт комплексы төзү планлаштырыла. «20 млрд сумлык әлеге проектларны тормышка ашыру республикага елына 2 млн тонна сөт җитештерергә ярдәм итәчәк», — диде Марат Җәббаров. Моннан тыш, 2020 елда Кукмара районында тәүлегенә 300 тонна сөт җитештерү мөмкинлеге бирә торган сөт комбинаты төзү планлаштырыла. Авыл хуҗалыгы министры фикеренчә, «әлеге проект район өчен дә һәм гомумән, тармак өчен дә әһәмиятле».

Алдарак «Татар-информ» биш елда республиканың агросәнәгать комплексына һәм азык-төлек сәнәгатенә 140 млрд сумга инвестиция тотылуын хәбәр иткән иде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus