(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Казан Кремле Леонид Слуцкийны «Рубин» футбол клубының баш тренеры итеп билгеләп куюны хуплаячак. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләде.
«Баш тренерны билгеләү - клуб үзе хәл итә торган мәсьәлә. Әгәр клуб шундый карарын кабул итсә, без ярдәм итәргә әзер», - диде Галимова.
Моңа «Рубин» клубы Роман Шароновны һәм аның тренерлар штабын эштән азат итте. Шуннан соң ярты сәгать узгач, Twitter челтәрендәге сәхифәдә Слуцкийны билгеләп кую планнары турында яздылар.