(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанда Яңа ел чыршы бәйрәмнәрен «Әкият» татар дәүләт курчак театры башлап җибәрде. Тамашалар премьера алдыннан ике көн дәвамында социаль яклау оешмалары аша чакырылган нәни тамашачыларга һәм «Мәдәни көндәлек» проекты җиңүчеләренә күрсәтелде.
Театр яңа ел тамашасы буларак «Дисней төше» әкиятен һәм чыршы тирәли интермедия тәкъдим итә. «Аладдинның яңа ел маҗаралары» интермедиясен театр режиссеры Рафаэль Таһиров куйган. Ә «Дисней төше» әкиятен үз пьесасы буенча театрның баш режиссеры чыгарган. Спектакльнең композиторы — Юрий Чаплин. Иртәгә — тамашаның рәсми премьера көне.
Илгиз Зәйниевне «Дисней төше» әкиятен чыгарырга үткән гасырның кырыгынчы еллар музыкасы рухландырган. «Без Дисней әкиятләрен файдаланмадык, аның атмосферасын гына тудырырга тырыштык», — ди ул.
Әкияттә сүз данлыклы мультипликаторның караламада калган геройларының тормышы турында бара. Диснейның мультфильмга керми калган геройлары караламада яшиләр. Иҗатчы игътибарсыз калган геройлары белән яңадан танышып, алар дөньясында яшәп ала.
«Әкият» татар дәүләт курчак театрында Яңа ел тамашалары 18 декабрьдә башланып, 8 январьга кадәр дәвам итәчәк. Нигездә спектакльләр көнгә дүрт тапкыр уйнала. Җәмгысы тамаша 80 тапкыр күрсәтелер дип планлаштырыла.
«Дисней төше» — Илгиз Зәйниевның «Әкият» татар дәүләт курчак театрында икенче эше.