(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Менделеевск районында кар чанасында боз астына киткән балыкчыны коткарганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген иртән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Бәзәкә авылы тирәсендә Чулман елгасында балыкчының боз астына китүе турында хәбәр алынган.
Вакыйга урынына Чаллы коткару посты хезмәткәрләре барып җиткән.
Ир мөстәкыйль рәвештә үзе судан чыга алган. Коткаручылар аны ярга алып чыгып, табиблар кулына тапшырган.