(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә бүген төнлә СССРның элеккеге беренче мәгълүмат һәм матбугат министры, журналист Михаил Ненашев 91 нче яшендә вафат булды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Россия Журналистлар берлеге секретаре Тимур Шафир үлем сәбәпләре әлегә билгеле түгел, әмма элеккеге министрның олы яше чагылырга мөмкин, дип аңлатты.
«Безнең хезмәттәшләребез, Россия Журналистлар берле әгъзалары туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын чын күңелдән уртаклаша. Бу, чыннан да, бик зур югалту, бу – тулы бер чор, кызганыч, хәзер ул китте», - диде ул.