(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанның 15 районында гражданнарның үзара салымы буенча референдумнар уза. Лаеш районында сайлау участогында беренчеләрдән булып Башкарма комитет җитәкчесе Илдус Зарипов тавыш бирде.
«Без халык белән зур мәгълүмати эш башкардык. Үзара салым күләме 250 сум тәшкил итә. Алынган акчалар Лаеш шәһәре һәм Иске Пристань авылы урам-юл челтәрен төзү, ремонтлау һәм карап тоту, Лаеш шәһәре зиратларын төзекләндерү өчен тотылачак», — диде Зарипов.