(Мәскәү, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның «Бердәм Россия» партиясе активистлары алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлау алды кампаниясе чорында сайлаучылардан килгән гозерләрне тагын да нәтиҗәлерәк үтәү өчен фирканең иҗтимагый кабул итү бүлмәләре эш форматын үзгәртәчәк. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев Мәскәүдә партиянең XIX съездында шул хакта хәбәр итте.
<~>«Барлык гозерләрне (алар 8 меңгә җитә) үтәр өчен гаять зур эш башкарырга, партиянең оештыру структурасын үзгәртергә, Дмитрий Медведевның республикадагы кабул итү бүлмәләрен яңартырга кирәк. Җирле үзидарә органнары белән берлектә әлеге мәсьәләләрне хәл итү, сайлаучы тарафыннан куелган һәр конкрет пункт буенча хәрәкәт итү зарур. Минем фикеремчә, безнең алда гаять зур эш тора, бүген тагын бурычлар өстәләчәк. Татарстанның, һәрвакыттагыча, әлеге бурычларны хәл итәчәгендә шигем юк», - диде Кондратьев.
<~>Мәскәүдә «Бердәм Россия» партиясенең XIX съезды үз эшен башлады, аның көн тәртибенә фирканең иҗтимагый кабул итү бүлмәләрен үзгәртүгә бәйле мәсьәләләр кертелгән. «Бердәм Россия» партиясе генераль советы секретаре Андрей Турчак элегрәк хәбәр иткәнчә, иҗтимагый кабул итү бүлмәләре үз вакыты белән күпфункцияле партия үзәкләренә әверелергә тиеш. «Бу - барлык дәрәҗә депутатлар халыкны һәм мөрәҗәгатьләр кабул итә торган урын гына түгел. Алар бирегә килеп, фирка проектлары турында белү, партиягә әгъза булып керү мөмкинлеге тудырылган күпфункцияле үзәкләр дә», - дип искәртте генераль секретарь.
<~>