Татарстан занял 12-е место в рейтинге регионов по уровню материального благополучия населения в 2023 году.
Куйбышев тимер юлының Бөгелмә станциясендә локомотив һәм мазут төягән өч вагон-цистерна рельстан чыккан. Зыян күрүчеләр юк. Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасы хәбәр итә.
Читать дальше...Сәяхәт агентлыклары билгеле бер чикләүләр булачагы турында алдан ук кисәтелгән.
1 октябрьгә Татарстанның дәүләт бурычы күләме 123,5 млрд сумнан артык тәшкил иткән. Бу узган ай башына караганда 79,5 млн сумга кимрәк. Республика Финанс министрлыгында шул хакта хәбәр иттеләр.
Читать дальше...
Түбән Кама балалар хастаханәсенең элеккеге баш табибы, Татарстанның атказанган табибы Рамил Хәмидуллин вафат. Бу хакта Түбән Кама шәһәре сәламәтлек саклау идарәсендә хәбәр иттеләр.
Читать дальше...
Агымдагы елның 3-7 ноябрендә Татарстан башкаласында Спортның су төрләре сараенда ТР Рәисе Кубогына суга сикерү буенча халыкара ярышлар узачак. Бу хакта вакыйганы оештыручылар хәбәр итә.
Читать дальше...Экипаж рыболовного судна «Ангел» обнаружил в открытом море лодку с людьми, которые пропали два месяца назад.
Татарстан Дәүләт Советында Россия Дәүләт Думасына квадроцикллар, скутер, питбайк һәм башка индивидуаль мобильлек чараларын сатып алуда һәм эксплуатацияләүдә закон чикләүләрен эшләү өчен материаллар җыялар. Бу хакта «Татар-информ»га республика парламенты депутаты Марат Бариев белдерде.
Читать дальше...7 октябрь көнне Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә «Китап» радиосы тарафыннан уздырылган «Карачтау авылы көйләре» – Татар җырын башкаручылар арасында Таһир Якупов исемендәге II республика фестиваль-бәйгесенең гала-концерты узды. «Китап» радиосының тапшырулар мөхәррире Гөлинә Шәйхи бәйге турындагы уй-фикерләре белән уртаклашты.
Казанда барлык кунакханәләр дә БРИКС саммиты көннәрендә чит ил делегацияләрен һәм кунакларын кабул итәргә әзер. Бу хакта «Татар-информ»га Казан һәм Татарстан Республикасы кунакханәләре Ассоциациясе башкарма директоры Александра Юшутина сөйләде.
Читать дальше...Ученые давно выяснили, что творческая активность дарит пожилым людям самое важное – жизненные силы и желание жить.
Әстерхан өлкәсе «Дуслык» татар мәдәнияте оешмасы рәисе Әнвәр Алмаев татар теле укытучыларын һәр ел саен Укытучылар көне һәм Яңа ел белән котлап төрле чаралар уздыра. Быел да ул мул табынлы бәйрәм оештырган. Әстерхан өлкәсендә татар милли мәдәниятен, телен һәм татар халкының тарихын саклап калу эшен актив алып бараган 17 укытучы кунакка килгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Татарстан башкаласында 19-25 октябрьдә автомобиль хуҗалары, шулай ук каршеринг сервисларыннан файдаланучылар БРИКС саммиты уздырыла торган урыннар янындагы урамнарда муниципаль парковкалардан файдалана алмаячак. Бу вакытта урыннарда чараны оештыручыларның аккредитацияләнгән транспорты тукталачак. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.
Читать дальше...
Бүген, 15 октябрьдә, Татарстанда антициклон тәэсирендә урнашкан салкын, кояшлы һәм коры һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Читать дальше...
Бүген Актаныш районы гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә елның илленче никахы - Данияр Шәймурзин белән Лиана Галимованың гаиләләрен рәсмиләштерү тантанасы узды. Кияве белән кызының туена махсус хәрби операциядә катнашучы Илнар Галимов та кайткан иде. Яшьләрне котларга Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та килде. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Читать дальше...
Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин волонтерлар белән тау чаңгысы комплексы территориясендә агачлар утыртуда катнашты. «Урман утырту көне» акциясе кысаларында 250дән артык өрәңге һәм миләш үсентесе утыртылды. Бу хакта «Нократ» сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Әлмәттә яшәүче Расих һәм Рәзинә Гатауллиннар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтте. Алар 55 ел тату яшиләр. Бу үзенчәлекле көнне, 55 ел элек кебек үк, бәхетле пар якыннарыннан һәм дусларыннан чын күңелдән котлаулар кабул итте. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Читать дальше...
Бөтен Россия буенча 2021 елдан октябрьнең өченче якшәмбесендә Әтиләр көне билгеләп үтелә. Быел бәйрәм 20 октябрьгә туры килә. Бу көнгә Түбән Кама районы әтиләре ассоциациясе «Түбән Камада әтиләр атнасы» дип аталган гаилә экскурсияләре программасы эшләде, анда әтиләр һәм балалар бергә вакыт үткәрә алачак. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru сайтында Фәридә Зарипова яза.
Читать дальше...
Аксубайда җәмәгать киңлегендә (Мазилин һәм Дуслык урамнары арасында) Агач утырту көне узды. Шимбә иртәсендә бер мәйданчыкта Алмаз Мингулов җитәкчелегендәге район Советы, Башкарма комитеты хезмәткәрләре, Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, Аксубайның 3нче мәктәбе коллективы җыелды. Бирегә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Гыйльманов та килде. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.
Читать дальше...