Одна из самых печальных дат в истории России – 22 июня – собрала у Вечного огня нурлатцев, которые пришли почтить память героев-земляков, погибших на фронтах Великой Отечественной, а также встретивших победную весну.
Бүген иртән М7 федераль трассасында, Татарстанның Минзәлә районында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына авариянең шаһитлары хәбәр итте.
Читать дальше...
Бүген, Хәтер һәм кайгы көнендә, Казанның Җиңү паркында Дан мемориалы колоннадасы янындагы Мәңгелек утка веноклар һәм чәчәкләр салу тантанасы булды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Наталья Рыбакова яза.
Читать дальше...
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы майдагы кыраулардан зыян күргән бакчачыларга компенсация түләү үтенече белән Хөкүмәткә мөрәҗәгать итәчәк, дип белдерде министр Оксана Лут. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Читать дальше...
Бүген Баулы районында авариядә өч кеше һәлак булган.
«Татар-информ» авария шаһитларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, фаҗига иртәнге тугызлар тирәсендә «Казан-Оренбург» юлының 383 нче километрында була.
Биредә Renault машиналары бәрелешә.
Фото: © шаһитлар
Самые активные жители микрорайона приступили к работам с 6 утра.
Ботулизм диагнозы белән хастаханәгә салынган беренче пациентларны Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсеннән чыгардылар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына клиниканың матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Читать дальше...
29 июньдә 12.00 сәгатьтә Березники шәһәре паркында татар-башкорт халкының милли бәйрәме - «Югары Кама Сабан туе – 2024» була. Бу хакта Пермь татарлары милли-мәдәни автономиясенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.
Читать дальше...
Бүген төнлә Казанның Җиңү паркында Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең Татарстан бүлеге һәм «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге вәкилләре, шулай ук гади гражданнар 30 мең шәм яндырды. Акциядә катнашучылар шул рәвешле Мәгубә Сыртланованың – Татарстан территориясендә яшәгән бердәнбер хатын-кыз Советлар Союзы Героеның портретын ясады, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.
Читать дальше...Стартовал финальный этап XXVIII республиканского фестиваля юношеской и молодежной прессы «Алтын каләм — Золотое перо».
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ВКонтакте» социаль челтәрендәге һәм Telegram-каналдагы сәхифәсендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган язма урнаштырды.
Читать дальше...Татар теленә акча бер күптелле проект кысаларында гына бирелә.
Бүген синоптиклар Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы вәгъдә итә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, аерым районнарда көчле яңгыр явачак, яшенле яңгыр, кайбер урыннарда боз яварга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...Накануне Дня памяти и скорби нурлатцы зажгли свечи в память о земляках, которые отправились на фронт в годы Великой Отечественной войны.
Татарстанның Иннополис университеты «Пилотсыз авиация системалары өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында «Илкүләм технологик инициатива университеты 2035» автоном коммерцияле булмаган оешма («Университет 2035») тарафыннан сайланып, аның нигезендә белем бирүче провайдерларның берсе булды. Әлеге проект кысаларында укыту бәясенең 90 проценты дәүләт тарафыннан финанслана. Хәзерге вакытта өч юнәлеш буенча курсларга алдан язылу бара: җитештерү, эксплуатация, пилотсыз авиация системаларын эшләү.
Читать дальше...
Лаеш районы Никольское авылында балалар Сабан туе узды. Бу хакта «Кама ягы» сайты мәдәният йорты мөдире Ирина Комиссаровага сылтама белән хәбәр итә.
Читать дальше...
Лениногорски егете диплом алгач, Россия Саклану министрлыгы белән 1 елга контракт төзи һәм махсус хәрби операциягә китә. Бу хакта «Заман сулышы» яза.
Читать дальше...
Чаллының 26нчы гимназия укучысы Ильяс Аетдинов бердәм дәүләт имтиханында 200 балл җыйды. Математика һәм информатикадан аның эше 100әр баллга бәяләнде. Ильяс мәктәптә дә яхшы укыган. Математика һәм информатика буенча ул - россиякүләм олимпиадалар призеры. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.
Читать дальше...
Зәй район хакимияте бинасында район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә шәһәр төзелеше һәм икътисади үсеш Советларының берләштерелгән утырышы үтте. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Читать дальше...
Әлмәттә тыл хезмәтчәне Нәсимә Касыймова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Әлмәт таңнары».
Читать дальше...Азатлыкның YouTube каналында бу атнада Төркиянең Госмания авылында Сабантуе, журналист Фәридә Корбангалиеваның террорчылар исемлегенә кертелүе, урыс кешеләренең Башкортстанда башкортча сөйләшергә тиешлеге-тиеш түгеллеге һәм хәтта бәхет турында сөйләштеләр.