Питрәч районының «Бәләкәч» район үзәгенең балалар бакчасы педагог-психологы Мария Никифорова педагоглар һәм тәрбиячеләр өчен «Мәгарифтә яңа методикалар» Бөтенроссия конкурсында беренче урынны яулады. Бу хакта «Алга» газетасы хәбәр итә.
Читать дальше...
Кичә «Россия - минем тарихым. Югра» мультимедиа тарихи паркында Татар мәдәнияте этнофесты узды, ул бөтен округтан кунаклар җыйды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Бүген, 5 декабрьдә, Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды Казанда Борһан Шаһиди скверында сукбайларга һәм мохтаҗларга кайнар ризык ашатты, бал, шулай ук кышкы кием өләште. Мохтаҗларны беренче һәм икенче ризык (итле аш һәм пылау), ипи, чәй һәм десерт белән сыйладылар.
Читать дальше...
Татарстанда соңгы көннәрдә күзәтелә торган көчле салкыннар атна азагына кимиячәк. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Читать дальше...
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Бүген сәгать кичке җиденче тирәсендә Казанның Ибраһимов проспектындагы 26А йортында ике кыз сөрем газы белән агуланган.
Читать дальше...
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Белоруссиянең Сәнәгать министрлыгы башлыгы Александр Рогожкин Татарстанга автобуслар, трамвай вагоннары һәм электробуслар һәм башка техника китерү турында сөйләште. Алар трамвай вагоннарын бергәләп җитештерү перспективалары хакында да фикер алышты. Бу турыда Белоруссиянең Сәнәгать министрлыгының матбугат сәркатибе Оксана Карунага сылтама белән БелТА агентлыгы хәбәр итте.
Читать дальше...
Россия Президенты Владимир Путин митинглар, демонстрацияләр, җыелышлар һәм йөрешләр оештыру тыелган урыннар исемлеген киңәйтте. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.
Читать дальше...
Евгений Горшков Татарстанның Кытай Халык Республикасындагы сәүдә-икътисад вәкиле булды. Бүген республика Премьер-министры Алексей Песошин аны билгеләү турындагы боерыкны имзалады.
Читать дальше...
Россия Президенты Владимир Путин РФ гражданнары өчен пенсиянең тупланма өлешен һәм хәрби пенсияләрне индексацияләгәндә исәпкә алына торган акча күләмен «туңдырып торуны» озайту турындагы законны имзалады. Тиешле законнар хокукый мәгълүмат порталында чыкты.
Читать дальше...
4 декабрьдә Пенза шәһәрендә «Татар кызы – 2022» IX өлкә матурлык һәм талант бәйгесе җиңүчесе билгеле булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Татарстан Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе итеп Альберт Борһанов билгеләнде. Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин аны билгеләү турындагы күрсәтмәне имзалады.
Читать дальше...Фотоальбом йөз ел эчендә татар әдәбияты тарихында эз калдырган, «Казан утлары» журналын оештырган, төрле елларда җитәкләгән һәм бу басманы чыгаруда актив катнашкан әдипләр турында.
РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең ритуал йолалары департаменты җитәкчесе урынбасары Рамил хәзрәт Габделбарый улы вафат булган. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итте.
Читать дальше...
Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау конвенциясе үзенең яшәүгә сәләтле һәм әһәмиятле булуын гамәлдә исбатлады. Бу хакта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанда ЮНЕСКО конвенциясенең 50 еллыгына багышланган халыкара форумның пленар утырышында белдерде.
Читать дальше...
Бүген Алабуга районында трассада авариядә ике кеше үлгән, ике кеше имгәнгән. Бу турыда «Татар-информ»га ЮХИДИда хәбәр иттеләр.
Читать дальше...
Сишәмбе көнне Татарстан территориясендә болытлы һава торышы, төнлә һәм иртән томан көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Читать дальше...
Россия Президенты Владимир Путин мобилизация буенча чакырылуга бәйле рәвештә дәүләт хезмәтен туктатып тору турындагы Федераль законны имзалады, тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Читать дальше...
Россия Президенты Владимир Путин илдә ЛГБТны пропагандалауны тулысынча тыя торган законга кимза куйды. Тыю традицион булмаган сексуаль мөнәсәбәтләрне һәм җенесне үзгәртүне пропагандалый торган фильмнар, китаплар, реклама һәм басмалар, товарларга кагыла.
Читать дальше...К депутату Государственного Совета РТ обратились члены семей мобилизованных.
2023 елда Россиядә яшәү минимумы дәрәҗәсе 14 375 сум тәшкил итәчәк — быелгы ел белән чагыштырганда ул 456 сумга күбрәк. Россия Президенты Владимир Путин аны арттыру өчен, фаразланган ярлылык чиген исәпкә алып, Яшәү минимумы турындагы закон нормаларының гамәлдә булуын туктаткан документка кул куйды.
Читать дальше...
3 яшькә кадәрге балаларның ата-аналары ана капиталы акчаларыннан ай саен пособие ала алачак. Бүген Россия Президенты Владимир Путин тиешле законга кул куйды.
Читать дальше...
Татарстанда агымдагы елның гыйнвар аеннан октябрьгә кадәр 2,4 млн тонна бензин җитештерелгән, бу үткән ел белән чагыштырганда, 1,5 тапкыр күбрәк.
Читать дальше...
2023 елда Татарстанда пляж территорияләрен булдыру һәм төзекләндерүгә 180 миллион сумга якын акча тотылачак. Шуларның 144 миллионы федераль бюджеттан һәм 34 миллионы республика бюджетыннан бүлеп бирелгән. Эшмәкәрләр арасында конкурс үткәрелә, акчалар аларның проектлары арасында бүленәчәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.
Читать дальше...
Тәтеш районында «Түбәтәй-Tower» тирәсендәге мәйдан ел ахырына кадәр төзекләндерелеп бетәргә тиеш. Анда бизнес-үзәк һәм күңел ачу челтәре, чаралар өчен амфитеатр һәм башка объектлар төзү планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сөйләде.
Читать дальше...