Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Корпорация Туризм.РФ» АҖ генераль директорының беренче урынбасары Денис Секачев белән «Лаеш» туризм территориясен үстерү мастер-планының якынча концепциясе турында фикер алышты.
Читать дальше...
Мәскәү татарлары автономиясе вәкилләре «Россия халыклары тарихы һәм мәдәнияте» конференциясендә катнашты. Аны М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә «Россия халыклары йорты» федераль дәүләт бюджет учреждениесе оештырды. Чара Россиянең Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгы ярдәмендә үтте. Бу турыда Мәскәү татарлары автономиясе сайты хәбәр итә.
Читать дальше...
Чабаксар башлыгы – Чабаксар шәһәр Депутатлар җыены башлыгы вазифасына 60 яшьлек Евгений Кадышевны сайладылар. Кадышев кандидатурасын бүген Чабаксар шәһәр Депутатлары җыенының 25 нче утырышында шәһәр парламентының барлык фракцияләре бертавыштан хуплады.
Читать дальше...Мостафа авылы мәктәбенең татар теле укытучысы Раилә Хәсәнова бүгенге көндә авылда якынча өч йөз кеше яшәгәнен, тугыз еллык мәктәптә унөч бала укыганын әйтте.
Казан тамашачысына Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгы уңаеннан төшерелгән «Мостай» документаль фильмы күрсәтелде.
Читать дальше...
Балалары булган гражданнарга универсаль пособие гаризасыз бирелергә дә мөмкин. Ләкин әлегә бер тапкыр гариза язылырга тиеш, дип хәбәр итте РФ вице-премьеры Татьяна Голикова. РИА Новости шул турыда яза.
Читать дальше...
Бүген Дәүләт Думасы йөкле хатыннарга һәм 17 яшькә кадәрге балаларга түләү өчен универсаль пособие билгеләү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте. Түләүләр 1 гыйнвардан килә башлар дип көтелә. Бу елның 31 декабренә кадәр балалары туган гаиләләр пособиене иске кагыйдәләр буенча да ала ала, шулай ук аларның универсаль пособиене сайлау мөмкинлеге дә булачак.
Читать дальше...
Ейскидагы күп катлы йортта янгын аркасында һәлак булучылар саны 15 кешегә кадәр арткан.
Читать дальше...Гаризалар һәм конкурс материаллары 2022 елның 5 ноябренә кадәр кабул ителә.
Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Казанның иң борынгы һәм федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектлары исемлегенә кергән «Мәрҗани» мәчетен реставрацияләү өчен документлар пакеты әзерләячәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ведомствоның җитәкчесе Иван Гущин хәбәр итте.
Читать дальше...
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде.
Читать дальше...
Шушы көннәрдә «Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә Татарстаннан гуманитар ярдәм алып килгәннәр. «Татар-информ»га шул турыда мәгълүм булды. «Алга» хәрбиләре өчен җибәрелгән йөкне бушатуның видеосы агентлык карамагына тапшырылды.
Читать дальше...
Автомобильне туктап торган машина ишеге сыдырган очракта ОСАГО килешүе буенча түләттереп булмаячак, диелгән РФ Югары Суды пленумы карары проектында. Моны РИА Новости яза.
Читать дальше...
Әбиләрне буып үтереп йөрүчегә бәйле җинаять эше буенча Татарстан Югары судында тыңлаулар башланды. Гаепләнүчеләр эскәмиясендә – Казанда яшәүче 40 яшьлек Радик Таһиров.
Читать дальше...Федераль иминлек хезмәте хокук яклаучы, "Мемориал" әгъзасы Баһром Хамроевка каршы тагын бер җинаять эше кузгатты. Бу хакта фейсбукта адвокат Тимофей Широков хәбәр итә.
Иртәгә, 19 октябрьдә, РФ Президенты Владимир Путин Россия Иминлек Советы утырышын «видеоконференция режимында» уздырачак. Бу хакта РИА Новости Кремль матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Читать дальше...Татарстанда “Ярдәм янәшә” хәрәкәтенә мобилизациягә бәйле 22 мең мөрәҗәгать кергән. Бу хакта 18 октябрьдә хәрәкәтенең җаваплы сәркатибе Тимур Сафин хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә белдерде.
«Сезгә Татарстан Президентының хөрмәте зур, бу Сезгә зур бәя», - диде Шамил Садыйков.
Татарстан Лаеш районы суды вертолет пилоты Җәүдәт Сөләймановка карата хөкем карары чыгарды. Аны һава транспорты хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуда гаеплиләр.
Читать дальше...
Көньяк Сахалин шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе шәһәр мәдәният һәм ял паркы территориясендә юкә үсентеләреннән «Дуслык» аллеясын утырту чарасы оештырды.
Читать дальше...В Татарстане каждому несовершеннолетнему ребенку мобилизованных граждан будет перечислено 20 тыс. рублей.
Ейск шәһәрендә самолет төшкән вакытта җимерелгән торак йортны сүткән вакытта ир-ат мәетен тапканнар. Шулай итеп, фаҗигадә үлүчеләрнең гомуми саны 14 кешегә кадәр артты, дип хәбәр итә ТАСС. Агентлык бу хакта Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә сылтама белән яза.
Читать дальше...
Бүген көндезге икеләр тирәсендә Буа районында юл-транспорт һәлакәте булган.
Читать дальше...Новогоднее поздравление от символа 2023 года ждет того, кто окажется в числе победителей очередного конкурса «Нурлат-информа» «Кролик в гости к вам идет».
На этот раз радость открытия благоустроенной дворовой площадки вместе с жителями многоквартирных домов №№ 74, 76 и 78 по улице Дружба разделили и учащиеся школы №4.