(Казан, 16 март, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). 18-19 март көннәрендә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнир үтәчәк. Бу хакта тулырак «Татар-информ» да үткән матбугат конференциясендә сөйләделәр. «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш быел 59нчы тапкыр үткәрелә. Биш төбәктән 400ләп көрәшче Казанның «Ак барс» көрәш сараенда 18-19 март көннәрендә җыелачак. Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров ярышның ачык булуын билгеләп үтте. Читать дальше...
(Казан, 16 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бөтендөнья татар конгрессының 8 нче съезды 2 нче августта узачак. Анда Милли Шура составы сайланачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышында билгеле булды. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев съезд конгрессның 30 еллыгына багышлануын искәртте. Корылтайда Милли Шураның биш еллык эшчәнлегенә йомгак ясап, яңа состав сайлау ниятләнә. «Минем вазифа тәмамлана, рәисне, урынбасарларны да сайларга кирәк булачак. Шурадагы 75 кеше калырмы... Читать дальше...
Юные танцоры Детской школы искусств принимают участие в 25 Региональном конкурсе детского и юношеского творчества «Страна поющего соловья» благотворительного фонда «Руфият».
(Казан, 16 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев быел федераль һәм Бөтенроссия авыл Сабан туйлары узачак көннәрне әйтте. «18 июньдә федераль Сабан туе Ульяновскида, 2 июльдә бөтенроссия авыл Сабан туе Мордовиядә узачак», — диде ул Милли шура утырышында. Ульяновск һәм Мордовия җитәкчеләре быелгы Сабан туйларының оештыру комитеты рәисләре булачагын искәртте. Васил Шәйхразыев элегрәк илкүләм Сабан туйлары узачак урыннар якынча ярты ел алдан гына билгеләнгән булса... Читать дальше...
(Казан, 16 март, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Кабул шәһәрендәге Kazim Plaza сәүдә үзәгендә «Рус кибете» ачарга җыеналар. Сату ноктасын Россия мөселманнарының хәйрия патриотик фонды вәкиллеге оештыра. «Безнең кибетне ачу буенча берничә сәүдә үзәге белән сөйләшүләр алып бардык. Шулай да Kazim Plaza үзәген сайладык. Ул 70нче елларда совет белгечләре төзегән „Макрореян“ районында урнашкан. Анда „Рус кибете“ исеме урынлы, символик яңгырый», — дип аңлатты Россия мөселманнарының Хәйрия фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин. Читать дальше...
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Март һәм апрель айлары илдә эпидемиологик хәлнең алга таба ничек үзгәрәчәген билгеләүче төп айлар булачак. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко шул хакта хәбәр итеп, россиялеләрне бу айларда ковидка каршы ревакцинация ясатырга чакырды. «Март һәм апрель алга таба эпидемиологик хәлнең ничек булачагын билгеләү өчен төп айлар булып кала, һәм иң яхшысы — бу вакытны ревакцияләү өчен куллану», — дип ассызыклады министр. Моңа кадәр Татарстанда кайбер... Читать дальше...
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Рамазан аенда Татарстаннан 150 кешегә гомрә кылу оештырылачак. Мәккә һәм Мәдинә җирләренә гомрә кылу өчен 3 төркем сәфәр кылачак. ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Согуд Гарәбстанына төркемнәрне Татарстанның иң тәҗрибәле хәзрәтләре озата барачак. Алар хаҗиларның иминлеген һәм сәламәтлеген кайгырту, Согуд Гарәбстанында пандемия чорында эчке тәртип кагыйдәләрен үтәү, дини гамәлләрне башкару буенча консультацияләр бирү өчен җаваплы. Беренче төркем өчен турның дәвамлылыгы ... Читать дальше...
Консультационный стол в МФЦ г. Нурлат работал в рамках Всемирного дня защиты прав потребителей под девизм “Справедливые цифровые финансовые услуги”.
(Казан, 16 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец мәктәпләрдәге конфликтлар өй шартларында укучылар санын арттырганын әйтте. «Бала юлыккан конфликт, уңышсызлык очраклары, ата-ананың конфликтны чишүгә өмете булмавы балаларның гаиләдә, өй шартларында укучылар санын арттыра. Мондый балаларның саны 65 процентка арткан», — диде Волынец Дәүләт Советы утырышында. Аның сүзләренчә, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә конфликтлар буенча мөрәҗәгатьләр артуы борчу тудыра. Читать дальше...
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Казанның Полевая урамы, 30 адресы буенча урнашкан авария хәлендәге йортта яшәүче хезмәт ветеранына «Салават күпере» микрорайонында фатир бирелә. Яшәү өчен барлык шартлар булган торакка Гөлфирә Вәлиева бу атна ахырына кадәр күченәчәк. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә. Хезмәт ветеранының тузган йортта яшәве турында мәгълүмат кичә берничә гаммәви мәгълүмат чараларында чыкты. Хәбәрләрдән аңлашылганча, йортта кайнар су юк, ә подъездда түшәм өлешчә җимерелгән. Читать дальше...
Моны депутатлар эштән китүчеләрнең артуы белән бәйләп аңлата. Узган ел 1 659 полиция хезмәткәре үз вазифасын калдырган.
(Казан, 16 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы депутатлары РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга хокук саклау органнары хезмәткәрләренә матди һәм социаль гарантияләрне арттыру кирәклеге турында мөрәҗәгать юллый. Бу мөрәҗәгатьне бүген алтынчы чакырылыш парламентының утызынчы утырышында депутат, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының хокук бүлеге башлыгы Александр Чубаров җиткерде. Ул коллегия утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның хокук саклау органнарында хезмәткәрләр... Читать дальше...
Бүген республикада кайбер төр комбайннары 76 процентка чит ил техникасыннан тора.
Ул бары тик яман шеш һәм шикәр чире белән авыручыларга кирәкле даруларны гына җибәрәчәк, ә аны сатудан кергән акчаны һуманитар ярдәм күрсәтүче оешмаларга тапшырачак диелә.
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). 19 март көнне Санкт-Петербург шәһәрендә Ленинград өлкәсенең Халыклар дуслыгы йортында татар күлмәкләрен тегү буенча мастер-класс узачак. Чарада Чиләбедә яшәүче милли киемнәр тегү остасы Татьяна Акулова үз тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә. Дәрестә традицион татар костюмы, өлге кисү һәм кул белән тегү буенча тарихи мәгълүматлар җиткереләчәк. Мастер-классны «Файда» Татар мәдәни җәмгыяте һәм Ленинград өлкәсенең... Читать дальше...
Инцидент произошел прошлым летом, свою вину должное лицо признало полностью.
(Казан, 16 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Былтыр Татарстанның полиция хезмәткәрләре IT-технологияләр өлкәсендәге мошенниклык очракларын ике тапкыр күбрәк тикшергән. Тикшерелгән эшләр саны буенча Татарстан Идел буе федераль округында беренче урында тора. Татарстанның эчке эшләр министры Артем Хохорин әйтүенчә, кибермошенниклыкны ачыклау узган елда өстенлекле бурычларның берсе булган. Банк счетыннан акча урлау белән бәйле тикшерелгән җинаять эшләре дә ике тапкыр күбрәк булган — 476 дан 1049 га кадәр җиткән. Читать дальше...
Пострадавших нет, всех посетителей и работников магазина эвакуировали.
(Казан, 16 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның эчке эшләр министры Артем Хохорин финанс пирамидалары турында җиде җинаять эше тикшерелүен әйтте. Депутатлар алтынчы чакырылыш парламентның утызынчы утырышында финанс пирамидаларын, шул исәптән «Финико» пирамидасын тикшерү эше ничек барганын сорашты. «Бер ел элек шушы трибуна артында чыгыш ясаганда, „Финико“ финанс пирамидасы буенча эш кузгатылды дигән идем, ләкин кайберәүләр барыбер акчаларын кертүне дәвам итте. Бу гына аларны туктатмады», — диде. Читать дальше...
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Сургутта яшәүче Ибраһимовлар гаиләсе «Ел гаиләсе — 2021» бәйгесендә җиңгән. Мөнәсәбәтләрне саклау, балаларны тәрбияләү, аларга традицион мәдәни һәм гаилә кыйммәтләрен тапшыру үрнәген шәхси тәҗрибәләрендә күрсәткән һәм былтыр «Ел гаиләсе — 2021» бәйгесендә катнашкан гаиләләр Сургут шәһәренең мәдәният үзәгендә җыелган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итте. Сигез номинациядә узган конкурста милли гореф-гадәтләрне саклап калу һәм мирас итеп тапшыруның... Читать дальше...
Глава района Алмаз Ахметшин посетил ряд городских аптек, как государственной, так и коммерческой сети, где ознакомился с положением дел по лекарственному обеспечению нурлатцев.
(Казан, 16 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның эчке эшләр министры Артем Хохорин сүзләренчә, республикада үтерүләр саны кими бара. «Узган елда үтерүләр саны 25 процентка кимегән», — диде ул алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының утызынчы утырышында ясаган чыгышында. 2020 елда 252 үтерү теркәлгән булса, 2021 елда үтерү белән бәйле 209 җинаять билгеле. Республикада тулаем җинаятьчелек дәрәҗәсе 4 процентка диярлек кимегән. Талаулар саны 814 тән 618 кә калган, һөҗүм итүләр, янап акча алулар да кимегән. Читать дальше...
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Мәскәү төбәгендә яшәүчеләрне «Тукай иле» дип аталган икенче иҗади бәйгедә катнашырга чакыралар. Проект бөек татар шагыйре Габдулла Тукай истәлеген мәңгеләштерү, шагыйрьнең иҗатына кызыксыну уяту, шулай ук татар телен һәм әдәбиятын саклау һәм үстерү максатыннан тормышка ашырыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге. Конкурсны Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә Мәскәү татарлары автономиясе оештыра. Читать дальше...
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Татарстанда «Авыл укытучысы» программасының 10 җиңүчесен сайлаячаклар. Алар бер тапкыр бирелә торган 1 миллион сум күләмендә акча алачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте. «1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган компенсация түләвен авыл торак пунктына яки эшчеләр бистәсенә, шәһәр тибындагы бистәгә яки 50 меңгә кадәр халкы булган шәһәргә эшләргә килгән яки күчеп кайткан укытучы алачак», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта. Читать дальше...
Бу электрон компонентлар белән тәэмин итүдәге кытлыкка бәйле диелә.