(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел декабрьдә Казанның Авиатөзелеш районында күп функцияле үзәкләрнең ике яңа офисы һәм Түбән Камада өстәмә офис ачылышы ниятләнә. Бүген ТР Дәүләт Советында, «Хөкүмәт сәгате» кысаларында, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин чыгыш ясады.
Читать дальше...Журналист Фәнис Фәтхине искә алу чарасында милли журналистика турында да фикерләр яңгырады.
Биология фәннәре докторы, профессор Айрат Ишбирдин, биология фәннәре кандидатлары, доцентлар Михаил Кривошеев һәм Сергей Герасимов Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка Куштау шиханын саклап калуны сорап, мөрәҗәгать белән чыкты. Хатка галимнәр 44 битлек фәнни мәгълүмәт тә өстәгәннәр.
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт шәһәре янындагы 1700 га җир территориянең мастер-планын әзерләү буенча халыкара конкурска куелды. Бүген «Татар-информ»да үткәрелгән матбугат конференциясендә оештыручылар конкурс шартлары белән таныштырдылар.
Читать дальше...
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). 7 декабрь көнне Россия төбәкләреннән җыелган татар журналистлары Ульяновск өлкәсенә эшлекле сәфәргә барачак. Аның максаты — төбәктә 30 ел дәвамында эшләп килүче «Өмет» газетасы һәм «Чишмә» телетапшыруы нигезендә милли журналистиканың мөмкинлекләрен, тәҗрибәсен өйрәнү. Чарада өлкә губернаторы Сергей Морозов белән очрашу да көтелә.
Читать дальше...
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда ятим балаларга бирелә торган торак 24 кв.метрдан да ким булмаячак. Бу хакта закон проекты алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының бишенче утырышында кабул ителде.
Читать дальше...
(Казан, 27 ноябрь, "Татар-информ"). 29 ноябрьдә Татарстан Язучылар берлегендә (Казан, Мөштәри урамы, 14нче йорт) Яшь язучыларның республика семинары үтәчәк. Бу хакта берлекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...В Нурлате самозанятых становится все больше.
Розничную продажу алкогольной продукции в Нурлатском районе осуществляют 34 организации в 116 торговых объектах.
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Республика клиник хастаханәсе белгечләре волчанка белән авыручы хатын-кызның аягын ампутациядән саклап калган. Аның аяк табанында гангрена башланган. Бу турыда клиника матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Читать дальше...
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Дәүләт Думасына инициатива юллаячак. Ул үзара салым буенча халык җыеннарын торак пункт территориясенең аерым бер өлешендә уздыру мөмкинлегенә кагыла. Депутатлар бүген бишенче утырышта әлеге карарны хуплады.
Читать дальше...Главы КФХ Фаниль Гарифуллин и Чулпан Нурмухаметова из Нового Альметьева Нурлатского района создали рабочие места для односельчан.
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). 6 декабрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Татарстан һәм Россия төбәкләрендә эшләүче татар журналистлары һәм мөхәррирләре катнашында татар журналистларын борчыган проблемаларга багышланган түгәрәк өстәл оештырылачак. Чараны конгресс «Татмедиа» республика агентлыгы белән берлектә уздыра.
Читать дальше...
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Анкараның Казан мәдәният һәм ярдәмләшмә татар оешмасы бинасында үткән «Татарча диктант» акциясенә йомгак бәйрәм форматында ясалган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова хәбәр итте.
Читать дальше...
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев белән очрашты. Бу хакта Elbasy.kz. хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының бишенче утырышында «Татарстан Республикасында архив эше турында» ТР Законына үзгәрешләр кертү турында» закон проекты кабул ителде. Ул республиканың архив эше турында законнарын камилләштерүгә юнәлдерелгән.
Читать дальше...
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Дәүләт Советы сессиясендәге чыгышында депутат Ркаил Зәйдулла парламентның бер сессия утырышын милли мәгариф һәм татар теленең язмышы мәсьәләләренә багышларга тәкъдим итте.
Читать дальше...
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Интернет-аферистлар Әлмәттә яшәүчеләрне 240 мең сумга алдаган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Читать дальше...
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Евразия икътисади берлеген үстерүдә төбәк дәрәҗәсендә актив катнашуына игътибар юнәлтте. Ул бу хакта бүген Казахстан башкаласы Нур-Солтанда узган «Президент институты: Казахстан моделе» халыкара парламент конференциясендә сөйләде. Бу турыда Татарстан парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...Елаурда әбүнәчеләр көне үтте.
(Сафаҗәй, 27 ноябрь, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Бүген Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗәй авылында ислам мәдәнияте нигезләре буенча III төбәкара олимпиада үткәрелә.
Читать дальше...Депутат Ркаил Зәйдулла Татарстан парламенты утырышында татар теленең аянычлы хәле, Русиядә милли телләргә карата барган басым, милли республикаларның нигезен җимерү тырышлыклары турында сөйләде.
Эфир 27 ноября 2019 года.
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Быел 31 декабрь сишәмбегә туры килә, димәк, эш көне булып санала. Әмма эш бирүче бу көнне өстәмә ял бирә ала. Шул турыда Россия Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Иван Шкловец искәртте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). «Татнефть» компаниясе һәм «Үзкимесаноат» АҖ Ташкент өлкәсендә урнашкан «Беренче резинотехника заводы» (БРЗ) базасында уртак предприятие төзү турында килешүгә кул куйдылар. Килешү тәмамланганнан соң уртак предприятиенең 51 проценты күләмендәге контроль пакеты Татарстан компаниясенә тапшырылачак, шул ук вакытта БРЗ «Татнефть»нең шина комплексына интеграцияләнәчәк.
Читать дальше...