Хәзер тикшерүчеләр җинаять эше кузгату мәсьәләсен хәл итә.
Кунаклар шулай ук терлекчелек биналарының вентиляторлар ярдәмендә җилләтелүенә дә игътибар итте.
Мәскәүдә бөек татар дирижеры истәлегенә концерт узачак, билет акчасы онкология белән авыручы балаларга ярдәм итү өчен тапшырылачак.
Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров соңгы биш елда юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучыларның гомуми саны шактый кимүен әйтте.
Әлеге документ шулай ук балалар өчен азык-төлек продукциясенең сыйфатына карата булган таләпләргә кагылышлы төрле актларны системалаштыра.
Мәскәү суды Әсәдуллаев йортын милли автономиягә калдырган, Ваһапов фонды җырчылары Италиядә стажировка үтә, «Хозур-ТВ» яңа тапшыру чыгара.
ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, үлем белән тәмамланган һәлакәтләрнең күбесе җайга салынмаган юлларда килеп чыга.
Көндез 13 градуска кадәр җылы булачак.
Ел саен үткәрелә торган форум Мәскәүдә 9 ноябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак.
Бүген социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда шундый кадрлар барлыкка килде.
Россиядә эшләнгән офис программаларына күчү тәҗрибәсе белән Чиләбе өлкәсе һәм Кырым уртаклашты.
Татар халык ашларын әзерләү буенча мастер-классны төрек милләте шеф-повары Ясин күрсәткән.
Казанда элекке имам Габдерәүф Зәбиров һәм тагын берничә мөселман Татарстан прокуратурасыннан матбугат чараларында Корбан бәйрәмен начар яктан күрсәткәне өчен Рөстәм Батровка каршы җинаять эше ачуны сорый. Батров бу кемнеңдер кушуы белән эшләнгән дип фаразлый.
Яңа закон проектында 2020 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакын аена 12 130 сум күләмендә билгеләргә тәкъдим ителә.
Ел башында федераль учреждение, Мәскәү татарларының дәгъвалары буенча, бинаны автономиядән тартып алу өчен суд процессы башлаган иде.
Мәгариф ассоциациясе президенты татар халкы өчен заман таләпләренә туры килә торган яңа образ булдырырга кирәк дип саный.
Инкубаторда катнашучылар өчен партнерларга, инвесторларга, компания продуктларын алга этәрүдә ярдәм программалары ачык булачак.
Рөстәм Миңнеханов КФУның багучылар шурасын җитәкли, шуңа күрә ул уку йортына бәйле глобаль мәсьәләләр белән шөгыльләнә, конкрет студентлар белән университет үзе шөгыльләнә ди Лилия Галимова.
Грант суммасы бер хуҗалыкка 30 млн сумнан һәм чыгымнарның 60 процентыннан артык була алмый.
Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале лауреатларының чираттагы концерты Италиядә үтте.
"Этаплап күчү кирәк. Бер мизгелдә бөтен инфраструктураны чит илнекеннән безнекенә күчерә алмыйбыз", - ди “МойОфис” оешмасы төбәк юнәлеше җитәкчесе.
Язучы Украинада чыга торган бер басмага Казан халкының кәефе турындагы уй-фикерләрен сөйләгән.
Россия программалары белән тәэминатка күчкән дәүләт структуралары аталды.
24 октябрьдә генералиссимус сөякләре боралак белән Мадрид янындагы гаилә каберлегенә китерелде. Мемориалдан Франко сөякләрен чыгарганда чит кешеләрне якын җибәрмәделәр.
Татарстан районара ветеринария лабораториясе аерым үзәк төзү инициативасы белән чыгарга ниятли.