9 октябрь Брюссельда Европа парламентында үткән "Геосәяси фактор буларак кырымтатар мәсьәләсе" исемле "түгәрәк өстәл"дә Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров оккупацияләнгән Кырым мәсьәләсен хәл итәргә сәяси ирек җитми дип белдерде. Бу хакта "Укринформ" хәбәр итте.
9 октябрьдә Русия югары мәхкәмәсендә Казанның "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаковның Мәгариф һәм фән министрлыгына шикаяте карала башлады. Утырыш 11 октябрьдә дәвам итәчәк.
"Татар китабы йорты" һәм Шәриф Камал мемориаль музей-фатиры төзелү уңаеннан Татарстан милли музеенда "Бүләк бирү көннәре" үткәрелә. Бу көнне халык үзләрендә булган истәлекле әйберләрне музейга бүләк итеп китерә ала.
Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге татар язучыларын Хәтер көнендә чыгыш ясарга өндәп мөрәҗәгать таратты.
Вәкиллек Үзәк Африка республикасына "хәрби һәм хәрби-техник хезмәттәшлек мәсьәләләрендә ярдәм итәчәк" дип белдерелә.
Для жителей России мандарины — не только цитрусовые, которые в изобилии появляются на прилавках в начале зимы. Это предвкушение праздника. Это счастливые воспоминания детства. Это цвет, вкус и запах, способные ...[Читать...]
Коррупциядә гаепләнгән кешеләрдән тартып алынган акчалар 2019 елдан башлап русияләр өчен пенсия түләүгә китәчәк.
Уфада тикшерү изоляторлары тулу сәбәпе, хөкем ителүчеләрне Башкортстанның башка шәһәрләренә җибәрә башлаганнар. Бу исә Идел буе хәрби мәхкәмәсе карарын бозу санала, ди адвокатлар.
Розмарин — вечнозеленое растение с характерным ароматом и тонкими листьями, которые внешне напоминают иголки. Этот кустарник получил свое название в результате сочетания двух латинских слов «ros» (свежесть) и «marinus» (море). ...[Читать...]
Украинаның Чернигов өлкәсендәге Ичня авылы янында cугыш кирәк-яраклары саклау урынында янгын һәм шартлаулар башланды. 10 мең кеше эвакуацияләнгән, якын-тирә юллар һәм һава киңлеге ябылган.
Русия саклану министрлыгы илнең "Альтаир" дип аталган иң зур хәрби пилотсыз очкычын ясауны туктатырга карар кылган. Аңа өч миллиард сум акча түгелде, ул Казанда ясала иде.
21 ноябрь Башкортстанда яңа мөфти сайлау уза. Кайбер дин әһелләре хәзерге мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллинны вазифаларын тиешлечә башкара алмауда гаепли. Моны рәис урыны өчен көрәш дип аңлатучылар да бар.