1-2 октябрь Акмәчеттә Казанның Тимирясов исемендәге Инновация университеты укытучылары Кырым абитуриентларыннан имтихан алды. Әлеге уку йортында Кырымнан икенче югары белем алырга теләгән илле студентка урын аерылган.
Татар активистлары 2 октябрь, иске стиль белән Казанны алу көнендә, шәһәрне яклаучылар рухына дога кылды һәм "булачак һәйкәл" урынындагы ташка чәчәкләр салды.
Казанда мөселман су коену киеменнән булган 71 яшьлек Ирада Шәфигуллинаны "Акварена"да бассейнга кертмәгәннәр. Аның ябык киеме комплекс хезмәткәрләренә ошамаган.
Хәтер көненә багышланган чара быел 13 октябрьгә билгеләнгән, ләкин төрле сәбәпләр табып хакимиятләр урам чарасын килештерүдән баш тарта.
Кытайның Индонезиядәге илчесе хакимиятнең Кытайдагы мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш дип атый.
2 октябрьдә Липецки өлкәсе губернаторы Олег Королев һәм Курган өлкәсе башлыгы Алексей Кокоринның вазифаларыннан китүе билгеле булды.
Узган ел Кукмара районы Мәчкәрә авылы Сабантуенда Рифкать Хафизов кыйнала. Бу җинаятьтә полиция хезмәткәре Фәнис Әскәров шикленелә, әмма ул гаебен танымый. Эш мәхкәмәгә кадәр җитә, әмма Казанның ни Совет районы, ни Татарстанның Югары мәхкәмәсе тикшерү вакытында бернинди дә җинаять тапмаган. Хокук яклаучылар исә шикаять хатын Страсбургка юллады. Азатлык Кукмара районында үз хокукларын яклап полиция басымы астында яшәргә мәҗбүр булган гаилә белән очрашты.
Мәскәү дәүләт педагогия институты галиме Елизавета Хамраева Татарстана БДИ нәтиҗәләренең яхшы булуы мәктәпләрдә ана телендә укыту саклану белән бәйле дип белдерде.
Крупа хорошо известна больше всего советским солдатам. «Дроблёнка», «шрапнель» – как её только не именовали юмористы воинских частей! В народе сохранилось иное название – «царская еда». Бытует легенда, что Великий ...[Читать...]
Татарстанда узган ел протестларда 10 меңнән артык кеше катнашкан. 2016 ел белән чагыштырганда каршылык чаралары саны 169га арткан.
2 октябрь физика өлкәсендә Нобель бүләге ияләре билгеле булды. Быел бүләккә лазер физикасы өлкәсендә тикшеренүләр өчен өч галим лаек дип табылды.
3 октябрь химия өлкәсендә Нобель бүләге ияләре билгеле булды. Быел бүләккә ферментлар эволюциясен һәм антитәнчекләр өйрәнгән өч галим лаек дип табылды.
Русиядә халыкның электр энергиясе куллануына социаль норма кертергә җыеналар. Хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән чиктән күбрәк кулланган очракта, электр тарифлары кискен артачак.
"Досье" мәгълүмаларына караганда, Руслан Боширов исеме белән Солсберидагы агулауда шикләнелгән кеше Русия дәүләт һуманитар университет тулай торагында яшәгән, 2014 елда Украинаның ул чактагы президенты Виктор Януковичны илдән чыгару чарасында катнашкан.
Арбуз – само слово так сладко звучит. Все пробовали это сочное угощение, но мало кто знает, насколько он полезен на самом деле. Эта вкусная бахчевая культура родом из Египта и ...[Читать...]
Лук победный или черемша – интересное растение и любимая многими кулинарная добавка, добавляющая блюдам пикантности и оригинальности. Еще эта культура обладает многими полезными свойствами. Рассмотрим их подробнее. 10 полезных свойств ...[Читать...]
Башкортстанда телләр үсеше програмы кабул ителде. Програмның уңай яклары да бар, әмма китек яклары да күп. Акчасы шактый киселгән. Алты елга 1 млрд урынына нибары 683 млн сум каралган.